Игелекле эшләр эшлибез! Балалар мәйданчыгы территориясендә тәртип урнаштырдык

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Борындык авылындагы балалар мәйданчыгы һәрвакыт балалар тавышы белән гөрләп тора. Шуңа күрә монда тәртип һәм чисталык урнаштыру- һәркемнең бурычы. Авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар  мәйданчыкта тәртип урнаштырдылар. Уртак көч белән Борындык авылының үзәк урамында урнашкан балалар мәйданчыгы  территориясеннән төрле көнкүреш чүп-чарлары, узган елгы яфраклар, ботаклар җыелды. Кыска вакыт эчендә мәйданчык  чип-чиста булып калды, хәзер инде балалар тыныч кына уйный алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International