Кайбыч районы прокуратурасы катнашыннан соң җир пайларын файдаланган өчен бурыч түләнде

2022 елның 23 апреле, шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы «Дубрава «агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (алга таба – җәмгыять) закон таләпләрен үтәүне тикшерде.

Прокурор тыкшынуына Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында яшәүчеләрнең (шул исәптән пенсионерларның) җир хокукларын бозу турында күмәк мөрәҗәгате сәбәп булды.

2007 елда гариза бирүчеләр 710 гектар мәйданлы җир кишәрлеген күрсәтелгән җәмгыятькә арендага бирүләре ачыкланды.

Россия Федерациясе Граждан кодексының 614 статьясы арендатор милектән файдаланган өчен түләүне (аренда түләве) вакытында кертергә тиеш дип билгели. Аренда түләвен кертү тәртибе, шартлары һәм сроклары аренда килешүе белән билгеләнә.

Әмма җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе шартларын бозган өчен җәмгыять 2021 елда арендага бирүчеләргә 400 мең сумнан артык акча түләмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы җәмгыять директоры адресына ачыкланган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.

Прокуратура катнашыннан соң җирле халыкның хокуклары торгызылды, мөрәҗәгать итүчеләр алдында җир пайларын файдаланган өчен бурыч тулысынча түләнгән.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International